Татарстанның бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Халыкара балаларны яклау көне белән котлый
Һәр бала һәрвакыт иң якын кешеләренең игътибар, мәхәббәт һәм кайгыртуы белән уратып алынсын.
Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар һәм дуслар!
Сезне 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм. Бу якты бәйрәм безгә иң мөһим нәрсәне искә төшерә: һәр бала кайгыртуга, куркынычсызлыкка, сәламәтлеккә һәм бәхетле балачакка хокуклы.
Татарстан — үсеп килүче буынга төрле яклап үсеш өчен барлык шартлар тудырыла торган үзенчәлекле төбәк. Бездә төзекләндерелгән ишегаллары һәм мәктәпләр, иҗат өчен үзәкләр, спорт мәйданчыклары һәм яшүсмер киңлекләре, җәйге лагерьлар бар.
Балалы гаиләләрне яклауга, мәгариф, спорт, мәдәният, милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирелә. Болар барсы да Татарстанны балалар тормышы өчен уңайлы урын итә.
Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларын аерым котлыйм. Сезнең алда мөһим һәм җаваплы этап: имтиханнар һәм киләчәк юлны сайлау. Сезгә сынауларны уңышлы узып, хыялыгызга адым ясауда ышаныч, игътибарны туплау һәм көч телим.
Иң күңелле вакыт — җәйге каникуллар башлана. Урамнарда, юлларда, сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмагыз. Ял итү урыннарында балаларны караучысыз калдырмагыз, иҗтимагый киңлекләрдә үзеңне тоту кагыйләрен искә төшереп торыгыз.
Һәр бала һәрвакыт иң якын кешеләренең игътибар, мәхәббәт һәм кайгыртуы белән уратып алынсын.
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев