Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанлыларны Кукмара районының Вахит авылында узачак «Авылга да, шәһәргә дә» дигән арт-резиденциядә катнашырга чакыралар

Аның максаты: сыйфатлы мәдәният һәм креатив индустрия аша яшьләр арасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне таныту буенча сыйфатлы һәм ихтыяҗ зур булган иҗади, формаль булмаган белем бирү шартлары тудыру.

1 августта Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» дигән арт-резиденция ачыла: сайлау узган 24 катнашучы, төркемнәргә берләшеп, Татарстанда яшәүче халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен пропагандалаучы уникаль иҗади проектлар гамәлгә ашырачак. 

«Авылга да, шәһәргә дә» – Татарстан Республикасы өчен уникаль проект. Аның максаты: сыйфатлы мәдәният һәм креатив индустрия аша яшьләр арасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне таныту буенча сыйфатлы һәм ихтыяҗ зур булган иҗади, формаль булмаган белем бирү шартлары тудыру.

Проект кысаларында «Паблик-арт», «Этно-фьюжн» һәм «Локал хистори» юнәлешләрендә лабораторияләр оештырылачак. Арт-резиденциянең барлык мәдәни продуктлары проектның соңгы көнендә, 6 августта, «Авыл һәм шәһәр көне» шоу-кейсында тәкъдим ителәчәк.

Лабораторияләрнең кураторлары: «ТР Яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең сәнгать җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина (Казан), Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе эксперты Александр Максимов (Мәскәү), архитектор, интерьерлар дизайнеры Анжелика Ермачкова (Казан).

Әлеге проект Россия Президентының мәдәни инициативаларның фонды Гранты ярдәме белән үткәрелә.

Проектта тиешле форманы тутырып катнашырга мөмкин. Арт-резиденциядә катнашу бушлай, анда Татарстан районнарында яшәүче 14-35 яшьлек егет-кызлар чакырыла.

22 июльгә кадәр гаризалар кабул ителә. Татарстанның бөтен районнарын да катнашырга чакырабыз. Анкетага сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев