Соңгы яңалыклар

Татарстанга шторм якынлаша

Алдагы тәүлектә республикада яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге көчәячәк.

Татарстанга шторм якынлаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 30 июньдә, республика территориясендә көндез һәм кичен җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Кичкә таба һава торышы начарая. Җилнең тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр җитәргә, яшенле яңгыр яварга мөмкин.


Нет комментариев