Татарстанда юл һәлакәтендә 37 яшьлек автоледи үлгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда юл һәлакәтендә 37 яшьлек автоледи үлгән

Иномарканың 21 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар

Кичә 7.00 сәгать тирәсендә Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 2 нче чакрымында 14 модельле «Лада» автомобиле каршы як полосага чыккан һәм «Форд» белән бәрелешкән, дип яза Татар-информ.

Юл-транспорт һәлакәтендә автоледи авыр җәрәхәтләр алган һәм шунда ук үлгән. Иномарканың 21 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре ачыклана.

фото: соцсети


Нет комментариев