Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 45 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 45 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 19 066 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 45 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Барысы да якыннан аралашканда йоктырылган. 22 кеше дәваханәгә салынган, 23 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 25, Яр Чаллыда – 5, Әлмәт районында – 3, Буа, Яшел Үзән районнарында - икешәр, Әлки, Биектау, Зәй, Лаеш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 19 066 очрагы теркәлгән, 15 796   кеше терелгән, шул исәптән 6 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 


Нет комментариев