Татарстанда салкыннар башлана
Соңгы яңалыклар

Татарстанда салкыннар башлана

Иртән аязганда температура -17 градуска кадәр төшәчәк

20 гыйнварда Татарстанда салкын һава торышы була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртән аязганда температура -17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 6-11 градус салкын булачак.

Шул ук вакытта республикада аязучан болытлы һава саклана. Төнлә кар явачак, кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Көндез урыны белән кар явачак. Юлларда бозлавык саклана.

Татар-информ

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ "Хезмәт даны"


Нет комментариев