Татарстанда Сабантуй көннәре билгеле булды
Быел Сабантуе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
2018 елда Сабантуе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Татарстан Республикасы авылларында, район үзәкләрендә, шул исәптән республиканың шәһәрләрендә, Сабантуе 16-17 июньдә булачак.
Казанда һәм Чаллыда Сабантуе 23 июньдә булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бәйрәм чараларын бу даталарда уздыру буенча оештыру эшләрен башкару йөкләнә.
Карарда җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга татар милли бәйрәме Сабантуен шушы көннәрдә оештыруда катнашу тәкъдим ителгән.
Фото: Регина Хабибуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев