Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны бер атнада 38 процентка кимегән

Гриппка каршы вакцинация кампаниясе кысаларында Татарстанда 1 миллионнан артык кеше прививка ясаткан.

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны сезон өчен норма дәрәҗәсендә. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыруның 6 220 очрагы теркәлгән. Бу алдагы атнага караганда 38,1 процентка азрак. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Төбәктә гриппоз булмаган этиологияле вируслар өстенлек итә дип билгеләп үтелә. Барлык яшь төркемнәрендә дә авыручылар саны кимегән.

Ә COVID-19 белән авыручылар саны тотрыклы рәвештә түбән дәрәҗәдә кала. 45 атнада 93 очрак теркәлгән. Авыручылар саны алдагы атналардагы кебек үк.

Гриппка каршы вакцинация кампаниясе кысаларында Татарстанда 1 миллионнан артык кеше прививка ясаткан.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев