Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 28 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 28 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә салынган, калган 24 кеше өендә дәвалана.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 28 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә салынган, калган 24 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 19. Лаеш районында – 3, Биектау, районында – 2, Әтнә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6424 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5235 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев