Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 25 яңа очрагы расланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 25 яңа очрагы расланган

8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 17 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 25 яңа очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 17 кеше өйдә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Казанда коронавирус йоктыруның 14 очрагы ачыкланды, Саба районында - 5, Югары Ослан районында - 2, Арча, Буа, Яшел Үзән, Сарман районнарында - берәр.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6669 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5512 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев