Ир-атларның берсенә - 34, икенчесенә 46 яшь булган.
Минзәләдә ике парашютчы егылып һәлак булган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га фаҗигале хәл шаһитлары.
Кичә кич район аэроклубында спортчылар парашют белән сикерү күнегүләре үткәргән. Кайсыдыр бер мизгелдә ике парашют һавада бер-берсе белән буталышкан һәм җиргә егылып төшкән.
Ит-атларның берсе “Ашыгыч ярдәм” машинасында үлгән, икенчесе – район хастаханәсендә яшәүдән туктаган.
Әлеге фаҗигале хәл белән яхшы таныш кешенең сүзләренчә, ир-атларның берсенә – 34, икенчесенә 48 яшь булган.
Нет комментариев