Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда декрет акчалары белән мошенниклыкта шикләнелүчеләрне эзлиләр

Йөклелек һәм бала туу буенча пособиеләр алу буенча мошенниклыкта йөздән артык декреттагы хатын һәм берничә юридик зат катнашкан

Татарстанда декрет акчалары белән мошенниклыкта шикләнелүче ир-атларны эзлиләр. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел хокук саклау хезмәткәрләренең Социаль иминият фондыннан акча үзләштерүнең яңа схемасын ачыклаган. Йөклелек һәм бала туу буенча пособиеләр алуда мошенниклыкта йөздән артык декреттагы хатын һәм берничә юридик зат катнашкан.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча хезмәте федераль эзләүдә булган Алексей Беляков һәм Гия Чухуаның кайдалыгын белүче булса, полициягә (843) 291-38-93, 291-31-87, 291-22-45 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорый.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев