Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда өч балыкчы утырган көймә суга капланган, бер балыкчы үлгән

Әлеге хәлнең шаһиты булган башка балыкчылар коткаручылар чакырган, шуннан соң зыян күргән өч кешене мөстәкыйль рәвештә судан ярга чыгарганнар.

Кичә Минзәлә янында Ык елгасында өч балыкчы утырган көймә суга капланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Әлеге хәлнең шаһиты булган башка балыкчылар коткаручылар чакырган, шуннан соң зыян күргән өч кешене мөстәкыйль рәвештә судан ярга чыгарганнар.

Балыкчыларның берсе аңсыз була – ул ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән. Калган ике балыкчы бернинди зыян да күрмәгән, медицина ярдәменнән баш тартканнар.

Фаҗига сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев