Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда билгеле бер категория гражданнары өчен суга түләү арта

Бу турыда ТРның торак инспекциясе хәбәр итә.

Бөтен Россия буенча кебек үк, Татарстанда да индивидуаль су үлчәгечләре (ИСУ) урнаштырылмаган фатирлар өчен салкын суны түләүне исәпләүнең яңа кагыйдәләре көчкә керде. ТРның торак инспекциясе хәбәр итүенчә, хәзер исәпләү коэффициенты 1,5 урынына 3 тәшкил итә. Бу шуның белән аңлатыла: болай фатирларның хуҗалары суга, счетчиклары булганнарга караганда, өч тапкыр күбрәк түләргә мәҗбүр булачак.

Яңалыкның төп максаты – фатир хуҗаларын су счетчикларын урнаштыруга, аларны алыштыруга яки булган счетчикларны вакытында тикшереп торуга этәрү, аларның булуын икътисади файдалы итү.

Түләүләр ничек үзгәрәчәк?

Казан өчен тарифлар үсеше мисаллары (теркәлгән бер кеше исәбенә):

· Ванналары һәм газ колонкалары булман йортлар: бер кубометрның бәясе 464,5 сумнан 928,9 сумга кадәр үсәчәк.
· Озынлыгы 1500-1700 мм булган ванналар һәм душ булмаган йортлар: бер кубометрның бәясе 348,9 сумнан 698,7 сумга кадәр артачак.
· Үзәкләштерелгән җылы су белән тәэмин ителгән 12 каттан югары күп катлы йортлар: бер кубометрның бәясе 382,6 сумнан 765,2 сумга кадәр күтәреләчәк.

Биш кешедән торган гаилә салкын су өчен квитанциядә сумманың күпкә артканлын күрә ала.

Кайчан түләү артмыйча калачак?

Арттырылган коэффициент счетчик урнаштыру техник яктан мөмкин  булмаган очракларда, мәсәлән, йорт эчендәге челтәрләрнең халәте аркасында, кулланылмый. Бу тиешле тикшерү акты белән расланырга тиеш.

Ничек экономия ясарга?
Кулланылган суга гына түләү һәм өчләтелгән тарифтан котылу өчен, эшләүче һәм поверка үткән (тикшерелгән) үлчәү приборы урнаштырырга кирәк.

---

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев