Өч сәгать барган тамашаны карап, олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итте
Ташлы-Елга авылында күңелле язгы бәйрәм булды. Ул җыр-бию, кызыклы күренешләр белән үрелеп барды. Артистлары да үзебезнеке: Зөһрә Шакирова, Ләйсирә Газизуллина, Энҗе Хәбибрахманова, Әнисә Исмәгыйлева, Мөнир Сәлләмов, Илмир Гафиевлар. Алар искиткеч оста уйнадылар, әйтерсең лә, авылыбызның “мунча ташлары”. Клубта буш урыннар юк иде. Өч сәгать барган тамашаны карап, олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итте. Алга таба да, артистларыбызның иҗат чишмәләре саекмасын.
Мөнирә ИСМӘГЫЙЛЕВА, Ташлы-Елга
Нет комментариев