Соңгы тәүлектә Татарстанда биш кеше коронавирустан үлгән
Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1 587 кеше бу йогышлы чир аркасында вафат булган.
Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда биш кешенең үлеменә китергән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1956, 1953 елларда туган хатын-кыз һәм 1946, 1985, 1951 елларда туган ир-ат бар.
Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 587 очракка җиткән.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев