Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Социаль тармак хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Бәйрәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Аларның хезмәте мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, күңел җылысы, кайгыртучанлык белән сугарылган. Алар бик күпләрнең тормышына мәгънә бирә, ялгышканнарга туры юл, рухи ярдәм күрсәтә. Ялгыз әби-бабайларның гомер көзләрен бизәп, тормышларына яңа сулыш өрә. Әйе, сүзебез социаль тармак хезмәткәрләре турында.

Бүген алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан район Мәдәният йортында тантаналы чара узды. Әлеге өлкәдә хезмәт куючыларны һәм ветераннарны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина һәм башкалар тәбрикләде. 

- Сезнең һәрберегез иртә белән эшкә барганда күңелендә җылылык, яхшылык алып килә һәм аны халыкка бүләк итә. Бу – кечкенә балалар, урта буын, өлкән яшьтәге әби-бабайлар һәм, әлбәттә, сезнең ярдәмгә мохтаҗ һәркем. Һәрвакыт сезнең эшегезгә, социаль сферага тугры калуыгызга сокланам, барыгызга да сәламәтлек телим. Өйләрегездә якыннарыгыз сезнең нинди авыр эштән кайтканыгызны аңласыннар, хөрмәт итсеннәр. Физик мөмкинлекләре чикле, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр азрак булса иде дигән теләктә калам, - дип, котлауларын җиткерде Айгөл Әхмәтшина. 

Бүгенге көндә районда социаль сферага караган биш оешма: район социаль яклау бүлеге, республика  матди ярдәм күрсәтү бүлегенең филиалы, “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү, “Шәфкать” физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү, “Наз” социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре халыкка игелекле хезмәт итә. Аларда барлыгы 165 кеше хезмәт куя. 
Дания Йосыпова “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә психолог хезмәтен башкара. Тәҗрибәле белгечнең һәр сүзеннән сабырлык, тыйнаклык, җылылык бөркелеп тора.

Үзенчәлекле балалар белән нәкъ менә аның кебек кеше эшләргә тиештер дә инде дип уйлап куясың. Аның бу хезмәткә килгәненә 25 ел икән.

- Без балалар, аларның ата-аналары, белгечләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Хәтта алардан үрнәк алабыз, тормышка өйрәнәбез, сокланабыз. Чөнки оптимизм, чыдамлык - ул бик зур әйбер. Ә үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен кешелекле, ярдәмчел булырга, аралаша, контакт таба белергә кирәк. Алар сиңа мөрәҗәгать итәргә куркып тормаска, ышанырга тиеш. Безнең өчен үзәктә тәрбияләнүче балалар авыру түгел, кайбер чикләүләре бар. Алар барысы да бик әйбәт, талантлы, булдыклылар, бары тик әлеге сыйфатларны ачарга гына кирәк.  Бездә тәрбияләнгән балалар үсеп җиткәч, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Араларында табиб, тегүче, театр хезмәткәре һәм башка һөнәр ияләре бар, - дип сөйләде ул. 

Әлеге егет-кызлар үсеп җитеп, кем генә булсалар да, үзәктәге олы йөрәкле абый-апаларын онытмыйлар, һәрвакыт танып, якын итеп эндәшәләр. 

Тантаналы чарада  “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 22 елдан артык социаль хезмәткәр вазыйфасын башкаручы Алсу Сабирова да бар иде. Бар күңелем белән эшемне, кешеләрне яратам, алардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм дип сөйләде ул.

- Бүгенге көндә минем карамакта  төрле халәттәге дүрт кеше бар. Алар арасында  икесе  урын өстендә ята, икесе йорт эчендә бераз хәрәкәтләнә. Яннарына көн саен барам. Исемлектә күрсәтелгән тиешле эшләрне башкарам. Алар арасында юындыру, ашату, кибеткә, даруханәгә бару һәм башка хезмәтләр бар. Карый торган кешеләрем бик әйбәт, алар мине көтеп алалар, рәхмәт әйтеп озатып калалар. Туганнары да хөрмәт итә, әллә каян танып эндәшәләр. Эшем никадәр авыр булса да, әлеге һөнәрне сайлаганыма үкенгәнем булмады. Җитәкчеләребез, хезмәттәшләрем дә бик әйбәт, килешеп, аралашып эшлибез. Белгеч Наилә Закирова һәрвакыт ярдәм итә,  шәфкать туташы Раушания Борһанова укулар үткәрә, өйрәтә, аңлата, - диде ул. 

Бәйрәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары, тәбрикләүләр һәм хезмәт алдынгыларын бүләкләүләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев