Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдәге соңгы кыңгырауны 26 майда уздырырга тәкъдим итә
Соңгы кыңгыраулар һәм чыгарылыш кичәләренә әзерлек кысаларында Мәгариф министрлыгы төбәкләргә комплекслы куркынычсызлыкның барлык таләпләрен төгәл үтәү кирәклеге турында искәртте.
2025/26 уку елында РФ Мәгариф министрлыгы Россия мәктәпләренә соңгы кыңгырауларны 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздырырга киңәш итә. Тиешле тәкъдимнәрне федераль ведомство элегрәк илнең барлык төбәкләренә тараткан иде. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Министрлык соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре программасына түбәндәгеләрне кертергә тәкъдим итә: Россия Дәүләт флагын күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару, күпбалалы һәм күп буынлы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләү, укучыларның ата-аналары чыгышлары (шул исәптән дәүләт бүләкләренә лаек булганнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар).
Соңгы кыңгыраулар һәм чыгарылыш кичәләренә әзерлек кысаларында Мәгариф министрлыгы төбәкләргә комплекслы куркынычсызлыкның барлык таләпләрен төгәл үтәү кирәклеге турында искәртте. Шул ук вакытта ведомствода физик мөмкинлекләре чикле һәм инвалид булган укучылар өчен уңайлы мохит тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә киңәш иттеләр.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев