Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россия көне алдыннан Кукмара районында яшәүче яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды

Мөһим документны район башлыгы Сергей Димитриев кулыннан 6 яшь егет-кыз алды.

Район ЗАГС бүлегендә Кукмара районында яшәүче, 14 яше тулган үсмер егет-кызларга мөһим документ – паспортлар тапшырылды. Чара Россия көне уңаеннан оештырылды.  

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, җитәкчеләр, паспорт алучы укучыларның әти-әниләре катнашты. 

 - Хөрмәтле укучылар. Сез бүген мөһим документ – паспортлар аласыз һәм олы тормышка беренче адымыгызны ясыйсыз. Барыгызны да чын күңелдән әлеге истәлекле көн белән котлыйм, - диде район башлыгы. - Без барыбыз да Россия Федерациясе гражданнары. Үсеп килүче яшь буын тиешле белем-тәрбия алсын, илебезнең лаеклы ул-кызлары булып үссен өчен бик күп эшләр башкарыла. Паспорт алу ул – истә кала торган вакыйга. Әлеге документыгызны югалтмагыз, саклап тотыгыз, үзегезнең Россия гражданнары булуыгыз белән горурланып яшәгез. Бәйрәм белән! 

Кукмара 4нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлаган Зарина исемле кыз бүгенге көннең үзе өчен аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. 

 - Хәзер мин дә Россиянең чын гражданы булдым. Тантаналы төстә паспорт алу ул – зур горурлык, - диде Зарина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев