Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмарада район башлыгы призына милли көрәш турниры узды

Бәйгедә 80 спортчы көч сынашты.

Бүген Барс-Арена спорт комплексында район башлыгы призына милли көрәш турниры узды. Милли көрәш – авыл җирлекләре арасында бара торган спартакиадага керүче спортның бер төре. Яңа елга чыккач әле бу беренче очрашу.

Кукмара районында барлыгы 29 җирлек бар. Бүгенге бәйгедә - Кукмара, Олыяз, Байлангар, Сәрбекбаш, Зур Сәрдек, Нырья, Ядегәр, Манзарас, Поч. Кучук, Түбән Үрәс, Янил, Зур Кукмара авыл җирлекләреннән көрәшчеләр көчләрен сынап карарга җыелды. 

- Спорт ул үзе бер тормыш. Аннан башка яшәешне күз алдына китерү кыен. Һәркем үзенең сәләмәтлегеннән чыгып, я спортчы була, я сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Ә бүген монда килүчеләр - иң кыю спортны сайлаучылар, -дип, район башлыгы Сергей Димитриев көрәшчеләргә уңышлар теләде.

Турнир ике келәмдә, 9 үлчәү авырлыгында барды. Районыбызның 80 спортчысы бил алышты. Әлбәттә һәр җирлектән дә бөтен үлчәү авырлыгында спортчылар юк. Әмма, елдагыча, Олыяз, Байлангар, Зур Кукмара җирлекләре тулы составта, зур ышаныч белән җиңәргә дип килгәннәр. 

-Җирлекнең данын якларга без бүген 25 көрәшче килдек, барыбыз да Илсур Нәҗмиевның шәкертләре, - ди Олыяз авылыннан Илнур Габидуллин. –Ел саен бу турнирда катнашам. Узган ел 85 кг үлчәү авырлыгында батыр калдым.

Илнурның эше дә спорт белән бәйле: Янил аграр көллиятендә студентларга физик тәрбия бирә. Татар халкының горурлыгы булган милли көрәш серләрен яшь буынга җиткерә ул. Нәтиҗәләре дә зурдан – Татарстан беренчелеге. Аның кул астында шөгыльләнгән Булат Яруллин 80 кг үлчәү авылыгында беренче урынны алган. 

Спортның һәр төре күп тырышлык, үҗәтлек таләп итә. Гел җиңүләр генә булмый, еш кына җиңелергә дә туры килә. Андый вакытта үзләрен ничек кулга алалар икән батырлар? 

- Көрәш белән алтынчы сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Җиңүләр дә, җиңелүләр дә, елаулар да булды инде. Җаның-тәнең белән, тырышып әзерләнеп тә батыр калып булмаган чакларда күңелгә авыр була, әлбәттә. Ләкин озакка бармый, җиңелү ул – җиңүгә бер адым. Аннан соң тагын ныграк шөгыльләнә башлыйсың, - ди Балыклы авылыннан Илһам Галиев. 

Илһам әлегә 11 сыйныфта укый. Алдагы тормышын спорт белән бәйләргә планлаштыра икән. 

Әңгәмәдәшем иң яшь көрәшчеләрнең берсе иде. Иң өлкәне белән дә әңгәмә кордык. 2000нче елларда Россия һәм Дөнья чемпионы Сергей Павликны да салган Илмар Шәймәрдановны кукмаралылар яхшы беләдер. 

-Әйе, Нократ Аланы Сабан туенда Сергей Павликка каршы чыгарга туры килде. Аны җиңдем, ләкин Сабан туе батыры була алмадым. Ул вакытта спортта зур уңышларга ирешкән елларым иде. Хәзер тормышым спортның башка төре – волейбол белән бәйләнгән. Алай да көрәшне ташламыйм, турнирларда катнашам. Бүген дә яшьләр белән бил алышып карыйсым килде,

- диде ике мәртәбә Россия чемпионы, берничә тапкыр Муса Җәлил истәлегенә узучы бәйгедә җиңүче һәм күп тапкырлар Сабантуй батыры булган көрәшче. 

Хәзер бит нинди генә спортны сайласаң да, шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр зур. Ул яктан Кукмара районында спортка зур игътибар бирелә. Әлеге фикерне гомер буе механизатор булып эшләгән, ветеран-көрәшче Пычак авылыннан Ринат Галимуллиннан да ишеттек. 

-Безнең заманда тренировкаларга йөрүләр юк иде. Гомер буе колхозда эшләдем. Иртәнге 4тә торып эшкә китәбез, төнлә кайтабыз. Сабантуйга да бернинди әзерлексез кердек. Безнең келәм каты чирәм иде. Лаеклы ялга чыккач, ветераннар арасында узган турнирларда катнаштым, батыр калган вакытлар да шактый булды, - диде ул. 

Монда җыелган спортчылар бер район кешеләре булса да, көрәш бик кискен барды. Җанатарларның хуплап кул чабулары, хөкемдарлар белән килешергә теләмичә сүз куертырга теләүләре моның ачык мисалы иде. Ләкин спорт кыюларны ярата, көчлеләр җиңә, кемнәргәдер җиңелергә туры килә. 

Бүген нәкъ менә чын милли көрәшне якын күрүчеләр җиңүчеләр исемлегенә теркәлде. Алар акчалата бүләкләр, район башлыгының күчмә Кубогы белән бүләкләнде. 

I урын – Байлангар авыл җирлеге 
II урын – Олыяз авыл җирлеге 
III урын – Зур Кукмара авыл җирлеге 
IV урын – Нырья авыл җирлеге 
V урын – Янил авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев