Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Полиция хәбәрсез югалган Кукмара районы кешесен эзли

Ир-ат өеннән узган елның 30 декабрендә чыгып киткән һәм хәзерге вакытта аның кайда булуы билгесез.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Манзарас авылында яшәүче, 2021 елның 30 декабрендә өеннән чыгып китеп хәбәрсез югалган Абдуллин Альберт Дамир улын эзли. Бүгенге көндә аның кайда булуы билгесез.

Аерым билгеләре: якынча 40-45 яшьлек, буе якынча 158 см., урта гәүдәле, җилкәләре вертикаль, маңгае биек, кашлары дугасыман, күзләре көрән, борыны бераз кәкре, ияге вертикаль, колагы овалсыман, чәче кара, аяк киеме үлчәме 39-41.

Өстенә кара куртка (пуховик), кара төстәге бүрек, кара төстәге чалбар, аягына киез итек кигән була. Үзе белән паспорты бар.

Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның кичекмәстән Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Элемтә өчен телефоннар: (8-84364) 2-65-36, 2-70-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев