Өркеш авылыннан Нәкыя Хәйруллина 90 яшьлеген билгеләп үтте
Соңгы яңалыклар

Өркеш авылыннан Нәкыя Хәйруллина 90 яшьлеген билгеләп үтте

Нәкыя апа тумышы белән Әтнә якларыннан.

Бүген Өркеш җирлегенең ак әбиләренең берсе — Хәйруллина Нәкыя Муса кызына 90 яшь тулды. Чыннан да, күз тимәсен, ак әбиләр кебек чиста, пөхтә, сабыр, зиһенле ул. Күңеле дә нечкә икән әле үзенең.

— Бик зурлап килгәнсез, мин бит андый ук мактауларга лаек түгелмен,  — ди ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә. 

Нәкыя апа тумышы белән Әтнә якларыннан. Кызыл Утар авылыннан. Язмыш җилләре аны 28 яшендә, 1964 елда туган нигезеннән алып китә. Иң элек тормыш иптәше Зиннур белән Пермь өлкәсендә яши, аннан соң туганнары чакыргач, яшь гаилә Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәренә барып урнаша. Әмма Нәкыя апа бик яшьләй ике бала белән тол кала. 

 — Зиннур шахтер иде. Мине эшләтмәде. Ул вафат булгач, йорт каршыбыздагы коммуналь мунчада җыештыручы булып эшләдем. Кичләрен барып, бар җирне тәртипләп кайта идем. Әмма, кызым һәм улымны ким-хур булмаслык итеп үстерим дип, шахтага мотористка булып урнаштым. Җир астындагы күмерне тарттырып алып, фабрикага җибәрә идек. Әйеее, өйгә кап-кара булып кайтып керә идек инде, — диде Нәкыя апа, сорауларыма җавап биреп. 

Балалары мөстәкыйль тормыш алып бару яшенә килеп җиткәч, бер-бер артлы Казанга барып төпләнәләр. Нәкыя апа берүзе 2013 елга кадәр Прокопьевск шәһәрендә яшәгәннән соң, Өркеш авылында гомер итүче кызы Кадрия аны үзләре янына алып кайта. 

Нәкыя апаны котларга бертуганнары, Әтнә районы Иске Өңем авылында яшәүче сеңелләре Земфира белән Зәйфәрия апалар да килгәннәр иде. Бу көнне шулай ук алар нигезеннән авылдашлары, якыннары да өзелмәде. Юбилярны район башлыгы исеменнән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, район ветераннар Советы җитәкчесе Валентин Иванов. Өркеш авылы җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова да котладылар. 

— Без сигез бала үстек. Әниебез оста тегүче иде. Аның сәләте Нәкыя апабызга да күчкән, — ди сеңелкәшләре. 

«Әйе, әни Прокопьевскида яшәгәндә, буш вакытларында гел тегү текте, шәл бәйләде. Ательеда тектергән киемнәрен ошатмыйча, әнигә алып килүчеләр дә шактый иде. Ул юрган, туннардан тыш хәтта туй күлмәкләренә кадәр бик матур итеп тегә иде», — ди кызы Кадрия. 

— Бик әйбәт яшәдем, шөкер, булганнан канәгать. Котлавыгыз өчен рәхмәт, Аллаһы Тәгалә сезгә сәламәтлек, бәрәкәтле гомер бирсен, — дип саубуллашты юбиляр Нәкыя апа.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев