Балыклы авылында яшәүче Гадения Бәдретдинова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Гадения апа заманында авылдагы дүрт хатын-кыз белән бергә иң булган, иң көчле хатын-кызлар исемлегендә йөргән.
Балыклы авылында яшәүче Гадения Бәдретдиновага бүген 90 яшь тулды. Зур, яңа, чиста, матур йортта, дүрт буын бергә тыныч итеп көн күрә бүгенге көндә.
Ул үзе Иске Пенәгәр авылында туып үсә. Дүрт сыйныф белем алганнан соң, 12 яше тулуга колхозда эшли башлый, кырда яшелчәләр үстерә, тимер юлга кар көрәргә йөри. Иптәш кызлары белән башка авыр хезмәтләрне дә башкаралар алар.
Яшьлектер инде, ул чордагы авырлыклар түгел, ә нәкъ менә Балыклыда фермада эшләгән вакыты үзәгенә үтеп, иң авыр хезмәт булып хәтерендә саклана. Резин итек киеп, тездән пычрак ерып, аркасына 60 килолы азык салынган капчык күтәреп йөрүләрен әле дә сыкрап искә ала Гадения апа. “Эшләмәгән эш калмады, 20 ел дәвамында иптәшем белән фермада булдык. Бик авыр хезмәт иде. Иртәнге сәгать 4 тән, көндезге уннарга кадәр фермада булабыз да, өйгә кайткач берничә сәгатьтән соң, тагын китәбез. Ярый әле балаларга күз-колак булып торырга, өйдәгесен карарга әнкәй бар иде. ”, ди ул.
- Гадения апа заманында авылдагы дүрт хатын-кыз белән бергә иң булган, иң көчле хатын-кызлар исемлегендә йөрде, - ди “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов юбилярны котларга килгәч. – Алар печән дә әзерләгән, басуда борчак та чапканнар, балалар табып үстерергә дә өлгергәннәр. Әти-әнисенең тырышлыгын күреп үскән балалары, оныклары хәзер хуҗалыкта хезмәт куя.
Гадения апа бүген дә җиң сызганып эшләргә әзер.
-Эш эшләү рәхәт бит ул, хәзер булдырып кына булмый инде,- ди. Әмма өйдәгеләре башка фикердә. Без югында ашарга әзерләп куя, җыештыра, юа. Гомер буе тик торуны белмәде, - диләр.
Гадения апаны район башлыгы исеменнән аның урынбасары Резеда Гаянова, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Маликов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусиналар котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Озак яшәдем инде, оялып та куям, дигән юбилярга якыннары янәшәсендә әле тагын да бәхетле гомер итүен, сәламәтлек, күңел көрлеге теләделәр һәм районыбызның үсешенә кертән фидакяр хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев