Истәлекле, күңелле вакытларны искә төшереп, хатирәләрне яңарттылар
Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре якынайган көннәрдә, Мәмәшир авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, озак еллар мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, хезмәттәшләре Рауза ханым Әүхәдиевада кунакта булып, хәлен белеп кайттылар. Истәлекле, күңелле вакытларны искә төшереп, хатирәләрне яңарттылар. Рауза апа да, барлык хезмәттәшләренә зур сәламнәр җиткереп, бәйрәм белән котлады.
Нет комментариев