Мәдәни көндәлек туган як музееннан башлана
Без, беренче сыйныфлар, мәктәпкә аяк басып кергәннән бирле, укытучыбыз Зөлфия Шәрифулла кызы аша бик күп яңалыклар белән танышып киләбез.
Тауларга да менәбез, су астыннан да йөзәбез. Кыскасы, кызу, кызык тормыш белән яшибез.
Әле киләчәккә хат та язып куйдык. Кайда дисезме? Туган якны өйрәнү музееның “Кунаклар китабы”на. Музейга экскурсиягә Айсылу Мансур кызы белән бардык. Үзебез тирбәлгән бишекне, агач савыт-сабаларны, сугышчылар коралларын күреп шаккаттык. Иң матур язучы буларак, Камилә бүләк тә алды. Бу безнең мәдәни көндәлегебезнең башланган көне иде. Чыннан да, Айсылу апа әйткәнчә: “Укучының мәдәни көндәлеге Туган як музееннан башланырга тиеш!”
Алия ШӘРӘФИЕВА, Олуяз урта мәктәбе 1 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев