Манзарас урта мәктәбендә Герой Сабир Әхтәмов истәлегенә хәтер кичәсе узды
Соңгы яңалыклар

Манзарас урта мәктәбендә Герой Сабир Әхтәмов истәлегенә хәтер кичәсе узды

Соңыннан кичәдә катнашучылар Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салдылар.

Әгәр исән булса, якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовка бу көннәрдә 100 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Герой исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә аның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе узды. 

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Манзарас мәктәбенең беренче директоры Фидәил Мостафин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Валерий Федоров, «Сугышчан кардәшлек. Кукмара» волонтерлар төркеме җитәкчесе Радик Габдрахманов, хәрби хәрәкәт ветераннары, мәктәп укытучылары һәм укучылары, шулай ук якташыбызның Екатеринбург һәм Казан шәһәрләрендә яшәүче туганнары катнашты. 

«3Д» взводы эшләнмәләре күргәзмәсе, музей эшчәнлеге белән танышканнан соң, актлар залында «Батырлык гасырлар буе яши» дигән кичә узды. Анда Сабир Әхтәмовның тормыш юлы, сугыш елларындагы батырлыгы, Ватан алдындагы олы хезмәте турында сөйләделәр. Чыгыш ясаучылар аның батырлыгы яшь буын өчен ватанпәрвәрлек, ныклык һәм тугрылык үрнәге булып калуын билгеләп үттеләр, истәлекләр белән уртаклаштылар.

— Сабир Әхтәмов мине һәрвакыт үзенең тәрбиягә алган кызы дип йөртте. Без бик якын идек, шуңа күрә аның турында күңелемдә бары тик җылы хатирәләр генә саклана. Ул бик тәртипле, җаваплы, итәгатьле һәм кунакчыл кеше булды. Һәрвакыт үзен формада тотты: көн саен физик күнегүләр ясады, җәяүләп 7-8 чакрым ара үтә иде. Тәртипне яратты, сүзендә торды. Әгәр нидер вәгъдә иткән икән, һичшиксез аны үтәде. Аның кебек кешеләр тормышыбызда күбрәк булсын иде, — диде башкала кунагы Эльза Кантимерова. — Без Сабир Әхтәмовичны һәрчак истә тотабыз. Казандагы аның исемен йөртүче мәктәптә дә булдык. Манзарас мәктәбендә дә безне һәрвакыт җылы каршы алалар, зур рәхмәт. Ул балалар белән аралашырга, мәктәпләрдә очрашуларга йөрергә бик яратты. «Яшьләрне үз үрнәгең белән тәрбияләргә кирәк», — дип еш әйтә иде. Геройлар үлми — алар халык хәтерендә яши. Сабир Әхтәмов исеме дә киләчәк буыннар күңелендә батырлык һәм Ватанга тугрылык символы булып сакланыр.

Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан кичәдә катнашучылар Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салдылар. 

Сабир Әхтәмов тумышы белән Югары Өскебаш авылыннан. Ул 1943 елда сугышка китә һәм гвардияче мотоукчылар бригадасы составында Белоруссияне һәм Литваны азат итүдә катнаша, үзен танкларга каршы корал белән бик оста атучы итеп күрсәтә. 1944 елның көзендә якташыбыз хезмәт иткән бригада Көнчыгыш Пруссия территориясенә аяк баса. Гвардиячеләргә Немерсдорфны алу өчен зур көч куярга туры килә. Ике көн буе барган бу көрәштә 18 яшьлек райондашыбыз немецларның 3 танкын, 3 үзйөрешле артиллерия җайланмасын яндыра, 2 бронетранспортерын, снарядлар төялгән ике автомашинасын сафтан чыгара. Батырлыклары өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Якташыбыз Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
Сабир Әхтәмовның якты истәлеге буыннан-буынга күчеп, гасырлар буе яшәр.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»; Алсу Баһавиева

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев