Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Манзарас авылында яшәүче Гамбәр Бариева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Резедә Гаянова, район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, мәгариф идарәсе житәкчесе Ильфат Әхмәдуллин, Манзарас авыл жирлеге белгече Гөлфиназ Төхбәтуллиналар килде.

Олы хөрмәткә лаек гомер! Манзарас авылында яшәүче Гамбәр апа Бариеваның 95 ел гомеренә бәя биргәндә, әлеге сүзләр дә аздыр кебек. Кечкенә генә буйлы, мөлаем танышыма Аллаһы Тәгалә шулкадәр олы һәм көчле йөрәк бүләк иткән. Бәлки шуңадыр да катлаулы язмыш юлларында ул һәрчак сыналса да, беркайчан сынатмаган.

Манзарас авылында яшәүче Гамбәр Бариева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Резедә Гаянова, район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, мәгариф идарәсе житәкчесе Ильфат Әхмәдуллин, Манзарас авыл жирлеге белгече Гөлфиназ Төхбәтуллиналар килде. 

«Сезнең күркәм эшләрегез — безгә үрнәк. Сикәлтәле тормыш юлы, ачы сугыш елларын узып, сынатмыйча, безгә ныклы фундамент салып калдыргансыз. Барысы өчен зур рәхмәт сезгә», — диде Резедә Нурисламовна.

Манзарас авылында яшәүче Гамбәр Бариева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Район башлыгы киңәшчесе Равия Абдулловна хезмәт ветеранының заманында иң булдыклы, хөрмәтле балалар бакчасы мөдирләренең берсе булуын ассызыклады.

«Гамбәр апа үзе тәрбияче дә, медик та, төзүче һәм көчле житәкче дә булды. Аның беренче ташыннан башлап үзе салдырган 4 нче балалар бакчасы бүгенге көндә дә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге булып хезмәт итә», — диде ул.

Манзарас авылында яшәүче Гамбәр Бариева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Күпме еллар узуына карамастан, ул кайсы елны кайсы авылдан күпме бала йөргәнен дә яхшы хәтерли. Иңнәренә олы тормыш тәжрибәсен салып, кешеләрнең хөрмәтен тоеп, гомер көзе буйлап әкрен генә атлый килә. Ә янәшәсендә аны кадерләүче балалары, оныклары, оныкчыклары, кодагыйлары.

фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев