Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мәчкәрә – рухият һәм гыйлем үзәге: авылда тугызынчы “Мәчкәрә укулары” узды (фоторепортаж)

Мәчкәрәдәге Беренче Җәмигъ мәчете - безнең көннәргә кадәр сакланган татар мәдәни архитектурасының уникаль һәйкәле.

Мәчкәрә авылында  тугызынчы “Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул быел  Беренче Җәмигъ мәчетенең - 235 һәм күренекле галим, профессор Рөстәм Үтәмешевнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. 
Укулар “Мәчкәрә мәдрәсәсе галимнәренең рухи мәдәният үсешенә керткән өлеше: тарих һәм традицияләрнең дәвамчылыгы”  темасын үз эченә алды. Чарада катнашучылар иң элек Беренче Җәмигъ мәчете белән танышты, ислам галимнәре җирләнгән зиратны зиярәт кылдылар. Аннары Күкшел авылы мәдәният йортында конференциянең пленар утырышы булды. 

- Мәчкәрә кебек авыллар республикабызда бихисап. Әмма аларның һәркайсының да үзен күтәреп, данын еракларга таратучы шәхесләре һәм мөмкинлекләре юк. Бүген Мәчкәрә исә киң танылу алган, даны еракларга таралган авыл. Ул - динебезне һәм милләтебезне танытучы әһәмиятле рухи үзәкләрнең берсе. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Беренче Җәмигъ мәчетен төзекләндерү эшләренә теләктәшлек күрсәтүе, шулай ук аннан соң бирегә шәхсән килеп китүе Мәчкәрә өчен зур дәрәҗә һәм олы бәя булды, - дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин чарада катнашучыларны сәламләү чыгышында.

Мәчкәрә имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов та Җәмигъ мәчетен, “Сандугач” чишмәсен, бөек шәхесләр җирләнгән зират территориясен төзекләндерүдә һәм шуларга бәйле барлык уй-планнарны тормышка ашыруда кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, һәркайсы ярдәм итәргә ашыкты, бу бит Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, дип билгеләп үтте.  

Беренче Җәмигъ мәчете - безнең көннәргә кадәр сакланган татар мәдәни архитектурасының уникаль һәйкәле. Аны 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габдессәлам улы Үтәмешев төзетә. Ул Казандагы “Мәрҗани” мәчете үрнәгендә салынган. 1793 елда биредә беренче тапкыр намаз укыла. Аның каршындагы мәдрәсәдә төрле елларда Казан, Уфа һәм Нократ губерналарының күп кенә мөселман руханилары дини белем алган. 

- Мәчетебез 1830-1880 елларда  Идел-Урал төбәгендә иң данлыклы дин йортларының берсе булган. Әмма ни кызганыч, XX гасырның 20нче еллары азагында мәчет ябыла. Бина ашлык саклагыч һәм авыл клубы сыйфатында файдаланыла. 1930 елларда манара югала, бары тик 2013 елда гына пропорцияләре үзгәртелеп, яңадан торгызыла. Биредә реставрация эшләре 2005 елда башланып китә, әмма ахырына кадәр җиткерелми. 2022 елдан исә ремонт-төзекләндерү эшләре кабат торгызыла һәм мәчет күзгә күренеп үзгәреш кичерә, - дип тарихны барлады Мөнир хәзрәт. 

Бүгенге көндә мәчет халыкка игелекле хезмәт күрсәтә, анда биш вакыт намаз укыла, район туристлык маршрутының бер юнәлеше булып тора. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев