Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Лейтенант Роман Кудряшов: Илнур Рәшид улы соңгы минутларына кадәр хәрби антына, туган иленә тугры калды

Бүген Яңа Комар авылында Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында гомере өзелгән Гайфетдинов Илнур Рәшид улын соңгы юлга озаттылар.

Бүген Яңа Комар авылында Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында гомере өзелгән Гайфетдинов Илнур Рәшид улын соңгы юлга озаттылар. 

22 яшендә чит җирләрдә башын салган якташыбыз белән саубуллашырга, аның әти-әнисе, якыннарының кайгысын уртаклашырга авылдашлары, район җитәкчелеге җыелды, шулай ук матәм-митингта башкаладан Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм башкалар катнашты. 

«Илебезгә килгән кайгы безнең районны да әйләнеп үтмәде. Бу - бик авыр хәсрәт, Илнурның әти-әнисенә нинди генә юату сүзләре әйтсәк тә, аларның яралы йөрәкләрен җылыта алмыйбыз. Илнур безнең күңелләргә герой булып кереп калачак», - диде район башлыгы Сергей Димитриев. 

Гайфетдинов Илнур Рәшид улының тормышы Ватанга хезмәт итүнең лаеклы үрнәге булып тора. Ул Саба районының Иштуган авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Киров медицина көллиятендә белем алган. 

«Башлангыч сыйныфларны Илнур Ош.Юмья мәктәбендә укыган. Ә автобус мәсьәләсе хәл ителгәннән соң, урта белем алырга безнең мәктәпкә килделәр. Аларның сыйныфларында малайлар күп түгел иде, шуңа күрә Илнурны яхшы хәтерлим, шәхсән үзем география фәненнән дә укыттым. Илнур укуда да, хезмәттә дә бик тырыш егет иде, субботникларда, тимурчылык эшләрендә актив катнашты, сыйныфташларына да ярдәмчел булды, сүз тыңлый иде. Аны искә төшереп утырдым, һәрвакыт күңелгә матур хатирәләр генә килә. Коллектив белән бу хәбәрне бик авыр кичердек, кызганыч, Илнурны медицина көллиятен тәмамлаганнан соң бер күреп булмады. Ул безнең күңелләргә позитив егет булып кереп калачак, якыннарына сабырлык бирсен», – диде Иштуган авылының мәктәп директоры Анатолий Макаров.

2020 елның 11 ноябрендә Кукмара хәрби комиссариаты тарафыннан Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә армия сафларына алынган. Ә 2021 елның 12 февраленнән егет килешү нигезендә Луга шәһәренең 29760нчы хәрби частенда медицина ротасы фельдшеры булып хезмәт иткән. 

«Илнур Рәшид улы ил алдындагы бурычын намус белән үтәде, кыюлык һәм батырлык күрсәтте, соңгы минутларына кадәр хәрби антына, туган иленә тугры калды. Аның кебек егетләрне киләчәк буыннарга, яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Әмма шундый яшь егетләрнең безнең арадан китүе - икеләтә аяныч. Якыннарына нинди юату сүзләре әйтсәк тә аз булыр, шәхсән үземнән һәм Илнур Рәшид улы хезмәт иткән бөтен часть исеменнән кайгыгызны уртаклашам», - диде Илнур хезмәт иткән хәрби часть вәкиле - лейтенант Роман Кудряшов. 

Әйе, тормыш күрергә дә өлгермәгән яшьләрне соңгы юлга озату бигрәк тә үкенечле шул. Күзләр генә түгел, күңелләр дә килешергә теләмичә, сыкрап елады бүген. Илнурның туганы Лариса Васильеваның да бөтен сүзләре хәсрәт, югалту ачысы белән сугарылган иде. 

«Илнур акыллы, тәртипле, яхшы күңелле, чибәр егет иде, хезмәтне яратты. Шуңа күрә аның дуслары да күп булды. Сүзләр белән йөрәктәге яраларны дәвалау мөмкин түгел. Әмма синең турындагы якты истәлекләр һәрвакыт үлемнән өстенрәк булачак. Без сине догаларыбыздан калдырмабыз, син – безнең горурлык», - диде ул һәм кайгы уртаклашырга килүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде, һәркемгә саулык-сәламәтлек, күкләребезнең аяз булуын теләде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk