Күңелле һәм файдалы: Кукмара районы укучыларының җәйге яллары ничек үтә
Соңгы яңалыклар

Күңелле һәм файдалы: Кукмара районы укучыларының җәйге яллары ничек үтә

Җәй — яңа дуслар табу, көч туплау һәм күңелле хатирәләр җыю вакыты.

Балаларның зарыгып көтеп алган җәйге каникуллары башланды. Өч ай дәвам итәчәк ял чорында укучылар өчен вакытны күңелле генә түгел, ә файдалы һәм имин итеп үткәрү бурычы да куела. 

Районның 26 мәктәбендә көндезге лагерьлар эшли башлады. 

— Лагерьларда 1300 укучы ял итәчәк. Мәчкәрә урта мәктәбендә 350 балага өч сменада палаткалы лагерьлар оештырыла. Яллар вакытында балалар өчен спорт ярышлары, иҗади бәйгеләр, экскурсияләр, мавыктыргыч уеннар һәм тәрбияви чаралар үткәрелә. Лагерьларда балаларның сәламәтлеген ныгыту, аралашу күнекмәләрен үстерү һәм актив ялларын тәэмин итүгә зур игътибар бирелә, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Фәләхетдинова. — Моннан тыш, үсмерләргә җәйге каникул вакытында бераз акча эшләү мөмкинлеге дә тудырыла. Районның алты белем йортында хезмәт һәм ял лагере эшли. Җәйге чорда 200 укучы төзекләндерү, яшелләндерү, мәктәп территорияләрен тәртипләү кебек эшләрдә катнашачак. 

Камышлы урманы буенда урнашкан «Нараткай» лагере дә үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Лагерь директоры Реналь Гыйниятов билгеләп үткәнчә, 4 сменада 160шар бала ял итәчәк. 

Районның «Россия эше» кадрлар үзәгендә булып, балалар өчен булган вакансияләр, эш тәртибе һәм сәгатьләре турында сөйләшеп кайттык. Үзәкнең әйдәп баручы белгече Энҗе Газизҗанова сүзләренчә, хәзерге вакытта программа буенча 68 укучы хезмәт белән мәшгуль. 

— Без ел саен «Балигъ булмаганнарны укудан тыш буш вакытларында һәм җәйге чорда вакытлыча эш белән тәэмин итү» дигән программада актив катнашабыз. Бу җәйдә 150ләп баланы эшле итәргә планлаштырабыз. Укучыларның хезмәте килешү нигезендә алып барыла. Кукмара 3нче, 4нче, Янил, Олыяз урта мәктәпләре, беренче гимназия, күппрофильле лицей аеруча активлык күрсәтә, алардан инде заявкалар кабул ителде. Барлык документлар да әзер булгач, кызлар-егетләр эшкә керешәчәк, — ди Энҗе Әгъләм кызы. — Укучылар мәктәпләрдә территорияне тәртипкә китерү, яшелчәләр утырту, су сибү, түтәлләрдән чүп утау кебек эшләрне башкара, шулай ук Нурминкә елгасының яр буен, тарихи һәйкәлләрне чистартырга чыга. Ә инде оешмаларда аларга диспетчер, төрле эшче, пешекче ярдәмчесе һәм көчләреннән килә торган башка хезмәтләр йөкләнә. Җәйге хезмәт практикасы укучылар өчен акча эшләү мөмкинлеге генә түгел, ә хезмәт тәрбиясе алу, җаваплылык һәм мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү чарасы да булып тора. Мондый эшчәнлек яшьләрне хезмәткә хөрмәт белән карарга өйрәтә, коллективта эшләү күнекмәләрен ныгыта.

Үзәкнең әйдәп баручы белгече белән эш сәгатьләре турында да сөйләштек.

— Программада 14 яше тулган, кулында мөһим документ — паспорты булган балалар катнаша ала. Хезмәт кодексы буенча алар өчен тулы булмаган эш көне каралган. Әйтик, 14-16 яшьлекләр көненә дүрт сәгатьтән артык эшли алмый, ә 16-18 яшьлекләр өчен эш вакыты 6-8 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин, — ди ул. — Балаларның хезмәте бары тик яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм сәламәтлеккә зыян китерми торган эшләр белән генә бәйле. Эш вакытында хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүгә, хезмәт шартларының уңайлы булуына һәм ял режимына аеруча зур игътибар бирелә. Районның «Россия эше» кадрлар үзәге аша укучыларга 2650 сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелә. 

Розалия Хәйруллина беренче гимназиянең 10нчы сыйныфын тәмамлаган. Ул беренче тапкыр моннан ике ел элек эшләп караган.

— Районның «Россия эше» кадрлар үзәгендә вакансияләр тәкъдим иттеләр. Каникулда официант булып эшләдем, Сабантуй бәйрәмен оештыруда катнаштым, мәктәп лагеренда да хезмәт иттем. Миңа эш вакытында иң ошаганы — кешеләр белән аралашу мөмкинлеге һәм үз хезмәтең өчен акча алу. Быел да җәйге яллар вакытында әлеге хезмәтләрне башкарырга планлаштырам. Мондый эшләр үсмерләр өчен зур тәҗрибә бирә. Син акчаның кадерен белергә, җаваплылык тоярга өйрәнәсең, әти-әниләргә дә ярдәм итәсең, — ди ул.

Җәй — яңа дуслар табу, көч туплау һәм күңелле хатирәләр җыю вакыты. Балалар өчен бу чор шатлыклы һәм хәвеф-хәтәрсез узсын иде. Яллар вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү дә мөһим мәсьәлә булып кала. Ата-аналардан ул-кызларына юл йөрү кагыйдәләрен, сулыкларда һәм җәмәгать урыннарында, тимер юл кичүләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү сорала.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев