Кукмараның «Йолдызлык» балалар бакчасы 10 еллык юбилеен уздырды
Бәйрәм җыр-биюләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды.
Кукмара шәһәрендә үз эшчәнлеген матур гына алып баручы "Йолдызлык" бакчасының тәүге тапкыр сабыйларны кабул итүенә дә ун ел тулды. Балалар бакчасы үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.
"Мин бакчага эшкә билгеләнгәндә бинаның өченче каты салына гына иде әле. Бердәм коллектив тупланды, бүгенге көндә дә балаларга тиешле белем-тәрбия бирү өчен бик зур тырышлык куела. Бакча ачылгач та, беренче елда 260 бала кабул иттек. Алга таба тагын өстәмә 40 урын булдырылды. Хәзерге вакытта 14 төркемдә 300ләп бала йөри", - ди бакча мөдире Зөһрә Зинәтуллина.
Юбилей бәйрәме бакчага йөрүче сабыйларның, биредә хезмәт куючыларның чыгышлары, котлаулар белән үрелеп барды.
-"Йолдызлык" бакчасы еллар дәвамында үз исеменә тугры булып кала, чыннан да, йолдыз булып балкый ул. Тарих өчен 10 ел күп вакыт булмаса да, бер дистә елда коллективның башкарган хезмәте бихисап зур. Әлеге бакча күпме дәрәҗәле кунакларны кабул итте, чаралар уздырды. Нинди генә юнәлешләрдә эшләми алар! Беренчеләрдән булып сабыйларга кече яшьтән һөнәри белем бирүне дә нәкъ менә алар башлап җибәрде. Грант, яуланган призлы урыннарның саны да бик күп. Алга таба да югары баскычта баруыгызны дәвам итегез, - диде район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина.
Юбилейда район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, бакча мөдирләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, әти-әниләр дә чакырылган иде. Алар да үзләренең җылы теләкләрен ирештерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев