Студентларны участок уполномоченныйларының, җинаятьчеләрне эзләү һәм тикшерү бүлекләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар, район эчке эшләр бүлегенең тарих бүлмәсенә экскурсия үткәрделәр
“Студентлар десанты” акциясе кысаларында, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Кукмара аграр көллияте студентларын полиция һөнәре белән таныштырдылар. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Лилия Кирилова полиция хезмәтендә, имин булмаган гаиләләргә рейдлар вакытында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килергә мөмкинлеге турында сөйләде. Шулай ук студентларны участок уполномоченныйларының, җинаятьчеләрне эзләү һәм тикшерү бүлекләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар, район эчке эшләр бүлегенең тарих бүлмәсенә экскурсия үткәрделәр. Акция ахырында укучылар үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев