Кукмаралыларны буран, кар көртләре һәм көчле җил турында кисәттеләр
Соңгы яңалыклар

Кукмаралыларны буран, кар көртләре һәм көчле җил турында кисәттеләр

Җил тизлеге секундына 20 метрга җитәргә мөмкин.

Районда һава торышының бозылуы көтелә. Бу хакта Кукмара районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

2 февральдә көчле, юеш кар явачак. Бу хәлне көчле җил, буран тагын да кискенләштерә.

«Юлларда бозлавык, кар көртләре булачак. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба секундына 8-13 метр, көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр тизлектә», - дип кисәтә бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте.

Кич белән һава температурасы -5 градустан алып -10 градуска кадәр. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -1дән алып -6 градуска кадәр.

Фото: Марат Гыйләҗев


Нет комментариев