Кукмарада заманча мототрасса һәм картодром төзеләчәк
Проект өстендә мондый спорт объектларын булдыру буенча зур тәҗрибәгә ия булган Мәскәү инженерлары эшли.
Районда техник спорт төрләрен үстерүгә зур игътибар бирелә һәм бу өлкәдәге яңа проектлар киләчәктә Кукмараны республика күләмендә генә түгел, ил дәрәҗәсендә дә танытырга мөмкин.
Район башлыгы Сергей Димитриев катнашында үткәрелгән эшлекле киңәшмә дә районда спорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.
Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, быел Кукмарада заманча мототрасса төзеләчәк. Әлеге проект тулысынча әзер һәм якын арада белгечләр төзелеш эшләренә керешәчәк. Ул Кукмараның Луговая урамында урнашып, 100гә 80 метр мәйданны биләячәк. Әлеге трасса агач бүрәнә секцияләре, трактор тәгәрмәчләре, шиналы «келәм» кичүе, борылышта урнашкан стена-берма, бетон торбалар, «чишмәкәй» (берничә бүрәнәдән торган секция), аерым трамплин, «җилпәзә» (веер формасында урнашкан бүрәнәләр), таш бакчасы, катушкалар (кабель барабаннары), «диңгез контейнерлары» (төтен һәм пиротехникалар кулланыла) кебек каршылыклардан торачак.

— Безнең төп максат — мотоспорт белән шөгыльләнүчеләр өчен уңайлы һәм хәвефсез шартлар тудыру. Район халкының күнегүләр үткәрү, осталыкларын камилләштерү, фикердәшләре белән аралашу һәм әлеге спорт төрен үстерү мөмкинлеге булырга тиеш, — дип ассызыклады район башлыгы.
Яңа мототрасса җирле спортчылар өчен генә түгел, ә вакыйгалар туризмын һәм спорт чараларын үстерү өчен дә зур мөмкинлекләр ачачак. Киләчәктә биредә республика, төбәкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар үткәрү планлаштырыла. Бу исә Кукмарага илнең төрле төбәкләреннән катнашучыларны һәм кунакларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, булачак мототрасса янәшәсендә заманча картодром төзү дә күздә тотыла. Аның проектын эшләү быел ук башланачак. Проект өстендә мондый спорт объектларын булдыру буенча зур тәҗрибәгә ия булган Мәскәү инженерлары эшли.
.jpg)
— Әлеге территория яшьләр өчен чын мәгънәсендә җәлеп итү үзәгенә әверелер, актив ял итү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм яңа спорт казанышларына ирешү урыны булыр дип ышанам, — дип билгеләп үтте район башлыгы.
Яңа спорт объектлары Кукмара районында мотоспортны һәм техник спорт төрләрен үстерүгә көчле этәргеч бирәчәк, яшь буын өчен яңа мөмкинлекләр ачачак һәм районның спорт потенциалын тагын да ныгытачак.
Фото: Илназ Габидуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев