Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада велосипедчыны бәрдереп, һәлакәт урыныннан качып киткән 54 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр

Фаҗига Мамадыш-Кукмара автоюлында була.

Кукмара районы прокуратурасы Әлмәт районында яшәүче 54 яшьлек кешегә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсенең 2нче өлеше, “б” пунктында (юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү, шул урынны калдырып китү) каралган җинаять кылуда гаепләнә.
Эш материаллары буенча, 2022 елның 28 апрелендә гаепләнүче ВАЗ–21099 автомобилендә Мамадыш-Кукмара автоюлы буйлап хәрәкәт иткән вакытта тиешле булмаган урында юл аша чыккан велосипедчыны бәрдерә. Шуннан соң машина йөртүче авария урыныннан кача.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 66 яшьлек велосипедчының бот өлеше авыр җәрәхәтләнә.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.
Җинаять эше асылда карау өчен Кукмара район судына җибәрелгән.
Кукмара районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев