Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада узган киңәшмәдә Татарстанның урман хуҗалыгы министры катнашты

Киңәшмә урманчылык һәм урман хуҗалыгының 2021 елгы эш йомгаклары, 2022 елда янгын куркынычсызлыгы һәм урман культурасы сезоннарына әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде.

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында 2021 елда урманчылык һәм урман хуҗалыгының эш йомгаклары, 2022 елда янгын куркынычсызлыгы һәм урман культурасы сезоннарына әзерлек буенча киңәшмә үткәрелде. Анда «Лубян урманчылыгы» җитәкче-урманчысы Фәрдүс Хәбибрахманов, «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» директоры Сергей Федоров һәм башкалар чыгыш ясады. Шулай ук чарага авыл җирлеге башлыклары да чакырылган иде.

«Биредә тәҗрибәле урманчылар җыелган, сез үз территориягезне, урманнан файдаланучыларны бик яхшы беләсез, аларның эш тәртибен, таләпләрне ничек үтәүләрен контрольдә тотасыз. Үткән ел бик эссе булды. Кукмара районы урман территориясендә 1 янгын чыгу очрагы теркәлде. Алар барысы да тиз арада сүндерелде. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы буенча бернинди дә яңалык уйлап табарга кирәк түгел, әмма без гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга тиеш. Моның өчен ел саен план нигезендә билгеләнгән, гадәттән тыш хәлләр, урман сакчылыгы һәм башка хезмәтләр, республика Президенты белән килешенгән стандарт таләпләрне төгәл итеп үтәргә кирәк. Беребезгә дә урман янгыннарын күрергә язмасын иде, дип телим. Чөнки урман янгыннарын сүндерү – бик авыр хезмәт, моның өчен зур мәйданнарны корбан итәргә туры килә. Шуңа күрә утны булдырмауны кисәтү җиңелрәк. Ә урман янгыннарының 98 проценты кеше факторына бәйле, бу - чүп калдыру, саксызлык...» - диде Равил Кузюров.

Министр шулай ук урманчылыкларның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән дә тыгыз элемтәдә эшләвен билгеләп үтте.  Авыл җирлекләре башлыклары исә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Бу – гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урманда участоклар бүлеп алу, корыган, ауган агачларны урманнан алып кайту, урманчылык территориясенә кергән яр буйларын артык агачлардан чистарту тәртибе һәм башкалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk