Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада үзәк урамны төзекләндерү эшләре бара

Төзекләндерү-ремонт эшләре «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» программасы нигезендә башкарыла.

Шәһәрнең үзәк урамын гел төзекләндереп торалар. Хәзерге вакытта почта бинасы, «Пассаж» кибете тирәләрендә дә эш бара. Минемчә, анда тротуар начар түгел иде бугай әле... 

Әминә, Кукмара

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хәйруллин безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

— Хәтерләсәгез: 2021 елда «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру өчен иң яхшы проектлар» Бөтенроссия конкурсында катнашып, «Кукмара витриналары, Ворошилов һәм Ленин үзәк шәһәр урамнарын ревитацияләү» дигән проект белән җиңү яулаган идек. «Архитектура десанты» җәмгыяте хезмәткәрләре район халкына, кайткан кунакларга, туристларга уңайлы шартлар тудыру өчен әлеге маршрутны проектлады. Проектта велосипед юллары ясау, җәяүлеләр өчен граниттан брусчаткалар салу, имин юл кичүе булдыру, яктырткычлар, кече архитектура формаларын кую һәм башкалар бар. 

Проект берничә этапта тормышка ашырылачак. Ул Кукмара янгын сүндерү-коткару часте бинасыннан алып район үзәк дәваханәсенә кадәрге территорияне үз эченә ала. 2022 елда шәһәрнең Ленин урамындагы «Зайди» кибетеннән башлап «Забава» янындагы автомобиль күперенә кадәрге өлештә, "Ленин бакчасы«нда күп эш башкарылды. Күргәнегезчә, анда гранит брусчаткадан уңайлы тротуарлар, велосипедчылар өчен махсус юл ясалды, юл читләренә бордюрлар куелды. Ял паркында керү баскычлары яңартылды, агачлар утыртылды, эскәмияләр, чүп савытлары куелды. Атынгычлар, навеслар да ял итүчеләр өчен бик уңайлы. 

Икенче этапта каралган төзекләндерү эшләре исә 2023 елда «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» программасы буенча алып барылды. Күпердән Комсомол мәйданы янындагы светофорга кадәрге территориядә искергән, урыны белән бөтенләй ватылып беткән брусчаткалар сүтеп җыеп алынды, алар урынына гранит брусчатка түшәлде, юл читләренә бордюрлар куелды. 

Кукмарада үзәк урамны төзекләндерү эшләре бара

Без быел проектның өченче этабына килеп җиттек. Төзекләндерү-ремонт эшләре шулай ук «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» программасы нигезендә башкарыла. Ленин урамының почта бинасы яныннан башлап Почта урамы тыкрыгына кадәр җәяүлеләр юлының элеккеге өслеге җыеп алынды, тигезләнде, бетон белән катырылды. Биредә шулай ук тротуар граниттан булачак, велосипедчыларга да юл ясалачак. Өстәмә яктырткычлар да кую карала. Каршы як — «Ак Барс» банкыннан Почта урамы тыкрыгына кадәрге территориядә дә нәкъ шундый ук төзекләндерү эшләре алып барылачак. Хәзерге вакытта анда җәяүлеләр юлындагы иске өслекне сүтү эшләре башкарыла. 

Кукмарада үзәк урамны төзекләндерү эшләре бара

Төзелеш-ремонт эшләре алып барылган көннәрдә җәяүлеләр өчен бераз уңайсызлыклар да тудырыладыр. Әмма боларның барысы да вакытлыча гына. Шуның өчен аңлавыгызны сорыйбыз.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев