Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада телләр турындагы законның үтәлешен тикшерделәр

Киңәшмәдә башкала кунаклары – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хезмәткәрләреннән төзелгән комиссия дә катнашты.

«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законны гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссиянең чираттагы утырышы үткәрелде.

Анда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, мәдәният идарәсе начальнигы Рамил Бариев, Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлнара Гареевалар әлеге юнәлештә башкарылган эшләр белән таныштырдылар. Киңәшмәдә башкала кунаклары – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хезмәткәрләреннән төзелгән комиссия дә катнашты.

Алар иң элек район Мәдәният йорты, китапханә, гимназия һәм башка социаль учреждениеләрдә булып, әлеге законның үтәлеше белән кызыксындылар, урамнардагы элмә такталарның торышын тикшерделәр.

«Районда телләр турындагы законны гамәлгә ашыру буенча максатчан эш алып барылуы күренә. Бу инфраструктура үсешендә, объектларның заманча җиһазлануында, техник шартларның яхшыруында да ачык чагыла. Боларның барысы да төрле милләт халыкларына телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен уңай шартлар булдыра. Шул ук вакытта әле игътибардан читтә калган мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, урамнарда, шулай ук бина эчләрендә кайбер элмә такталарның бер телдә генә булуы күзгә ташланды. Боларга вак-төяк мәсьәлә дип кенә карарга ярамый», - дип билгеләп үтте Фәннәр академиясе директоры урынбасары Алсу Шәрипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев