Кукмарада «Сөмбелә» бәйрәме узды
Чарада һәвәскәр бакчачылар үзләренең бакчаларында үстергән җиләк-җимешләрен, яшелчәләрен, үз куллары белән җитештергән продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Район Мәдәният йортында көзге муллык һәм шатлык билгесе булган «Сөмбелә» бәйрәме узды. Ел саен үткәрелә торган әлеге чара авыл халкын, бакчачыларны, кул эшләренә маһирларны бергә җыя, күңелләрне бәйрәм рухына күмеп тора.
Район Мәдәният йортының баш режиссеры Рамил Сәлахетдиновның сүзләренә караганда, бу бәйрәмнең чишмә башы бик еракларга барып тоташа.
«Сөмбелә — ул уңыш бәйрәме. Ул бездә ветеран журналист Рашит Миңлегалиев инициативасы белән 1980 еллар ахыры, 1990 еллар башында торгызылып үткәрелә башлады. Ул вакытта „Салават күпере“ иҗат берләшмәсе эшләп килә иде. Шуннан бирле әлеге бәйрәм, бер дә туктамыйча, район Мәдәният йортында оештырыла», — дип сөйләде ул.
Чарада һәвәскәр бакчачылар үзләренең бакчаларында үстергән җиләк-җимешләрен, яшелчәләрен, үз куллары белән җитештергән продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Жюри аларны «Иң яхшы күргәзмә», «Иң яхшы эшләнмә», «Оригиналь яшелчә һәм җиләк-җимешләр», «Иң яхшы чәчәк үстерүче», «Кул эшләре» кебек номинацияләрдә бәяләде.
Конкурста катнашучылар арасында Березняк, Байлангар, Иске Юмья, Урта Комар мәдәният йортлары, Камышлы, Өлге, Арпаяз клублары, Кукмараның «Салават күпере» балалар бакчасы, Кукмарадан Земфира Ямалова, Рәйханә Степанова, Валентина Борисова, Байлангардан Гөлчәчәк Доминовалар әзерләгән хезмәт җимешләре бар иде. Әлеге конкурс-күргәзмә үзебезнең бакчада үскән нигъмәтләрдән корыла, шуңа күрә аны әзерләү өчен күңел бирергә һәм бераз фантазияне кушарга гына кирәк. Үзләренең вакытларын жәлләмичә, райондашларга матурлык бүләк иткән әлеге катнашучыларга хөрмәттән башка сүз юк.
Бәйрәмнең икенче өлеше сәхнәдә концерт программасы рәвешендә дәвам итте. Концерт барышында җиңүчеләр дә тантаналы рәвештә бүләкләнде.
Татьяна Петрова, Түбән Комар мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе:
Бүгенге конкурска көзне чагылдырган күргәзмә алып киләсе иде. Әмма минем бу темага әйберләрем алай күп түгел, шуңа күрә джут, фетра, каһвә бөртекләреннән ясалган кул эшләре алып килдем. Мәдәният йортында «Кул эшләре клубы», түгәрәкләр эшләп килә. Шунда балалар белән төрле әйберләр ясыйбыз. Алар белән атнага ике тапкыр җыелабыз, үзебезнең махсус төркем бар, шунда аралашып торабыз. Мәсәлән, күргәзмәдәге кояш фоамиран һәм фетрадан кояшны да балалар белән бергәләп ясадык. Күргәзмә белән төрле конкурсларда еш катнашабыз, Сабантуй, Питрау бәйрәмнәренә дә чыктык.
Ираида Исрафилова, Березняк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе:
Бүгенге күргәзмәгә бакчада нәрсә үсә — барысын да алып килдем. Монда иң эре яшелчәләр, җиләк-җимеш, чәчәкләр дә бар. Шулай ук кавын, карбыз, виноград... Үзем әзерләгән кайнатма һәм ташкабак, кыяр, кишер, помидордан ясалган консервлар... Быел уңыш бик мул булды, бәрәңге дә әйбәт чыкты, әмма яңгырлар күп яугач чери. Алма да искиткеч күп булды. Аннан повидло, кайнатма ясадым. Мондый эшләрне бик яратам, чөнки кечкенәдән өйрәнеп үстек, гаиләдә алты бала идек, әни гел эштә булды, барысын да үзебез эшләдек.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев