Кукмарада социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр
Бәйрәм тәбрикләүләр, рәхмәт сүзләре һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Кукмараның «Галактика» балалар иҗат үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы узды. Анда районның социаль өлкәдә хезмәт куючы белгечләре, тармак ветераннары һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Чарада район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Руслан Шәрипов чыгыш ясады.

Котлау сүзләрендә социаль хезмәткәрләрнең җәмгыятьтәге әһәмиятле роле ассызыкланды.
Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, әлеге өлкәдә эшләүчеләр көн саен ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә — өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм кулын суза. Аларның хезмәте зур җаваплылык, сабырлык, шәфкатьлелек һәм кешеләр язмышына битараф булмау таләп итә.

Тантаналы чарада һөнәри бәйрәм уңаеннан үз вазифаларын намус белән башкаручы, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре белән аерылып торучы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәмне концерт программасы бизәде. Җырлар, дәртле биюләр һәм ихлас котлаулар чарага үзенчәлекле җылылык өстәде. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев