Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада рецидивист-дебошир хатынына үтерү белән янаган өчен хөкем ителде

Суд гаеплегә 1,5 елга иреген чикләү җәзасын билгели.

Кукмара районы прокуратурасы Иске Кенә авылында яшәүче 51 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ирне Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 119 маддәсе 1 өлешендә (үтерү белән янау) каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, хөкем ителүче 2022 елның февраль азагы һәм март башында, хатыны белән бәхәс вакытында, исерек хәлдә аңа металл чәнечке һәм артсыз урындык белән селтәнеп, ике тапкыр үтерү белән яный.

Ир кеше үз гаебен таный, хатын миңа алкогольле эчемлекләр кулланган өчен шелтә белдерә иде, бәхәсләр шуның өчен чыкты дип аңлата.

Суд гаеплегә 1,5 елга иреген чикләү җәзасын билгели.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев