Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклый
Районда “Тоннель” операциясе узды.
8 июньдә 07.00 сәгатьтән 09.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Ленин урамы, 24нче йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкилләре белән берлектә “Тоннель” операциясе үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 18 очрагы ачыкланган. Алар арасында җидесе - укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү, бишесе - куркынычсызлык каешларын эләктермәү, дүртесе - җәяүлеләргә юл бирмәү, берсе - җәяүленең кагыйдәләрне бозуы.
Моннан тыш, бер шоферның алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә руль артына утыруы ачыкланган. Аның автомобиле штрафлар тукталышына куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев