Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Район Мәдәният йортында Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган концерт узды.

1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне. Әлеге матур дата уңаеннан район Мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды. 

Залда алма төшәр урын да юк иде. Өлкәннәребез бәйрәм чарасы башланганчы рәхәтләнеп үзара аралашты, сөйләште, хатирәләрне барлады.

Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район ветераннар советы рәисе Валентин Ивановлар котлады. Алдынгы өлкәннәргә Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Концертка килүчеләр һәрбер чыгышны, җыр-биюне яратып, җылы кабул итте, алкышларга күмде.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев