Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Китаплар булмаса, без ничек яшәгән булыр идек?..» исемле төбәкара китап фестивале уза

Фестиваль 14 ноябрьдә район Мәдәният йортында ябылачак.

Шушы берничә көндә Кукмара китап сөючеләр, иҗат әһелләре һәм укучылар өчен зур мәдәни үзәккә әверелә. Чөнки бүгеннән биредә «Китаплар булмаса, без ничек яшәгән булыр идек?..» исемле төбәкара китап фестивале башланып китте. Аның оештыручылары — Бөтенроссия мәдәният фонды һәм Кукмара районы.

Бүген фестивальнең тантаналы ачылышы район Мәдәният йортында булды. Чара кысаларында Кукмарага балалар язучылары, театр һәм кино артистлары, рәссамнар, Коми Республикасы, Удмуртия, Магнитогорск, Түбән Новгород, Ульяновск, Татарстан Республикасыннан китапханә директорлары килде. Фойеда кунакларны «Балалык иленең шагыйре — Сергей Михалков» иҗади бәйгесе катнашучыларының эшләреннән күргәзмә каршы алды. Сәхнәдә исә аларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сәламләде.

«Районда китапханәләр системасы киң үсеш алган. Барлыгы 49 китапханә халыкка игелекле хезмәт күрсәтә, шуның 47се авыл җирлекләрендә эшли. Алар барысы үзләрендә булдырылган мөмкинлекләр белән горурлана ала. Чөнки алардагы яхшы, заманча шартлар зур шәһәрләрне көнләштерерлек. Ел саен федераль, республика программалары нигезендә модельле китапханәләр булдыру өчен грантлар отабыз», — дип сөйләде Айгөл Әхмәтшина һәм безнең районны сайлап килгәннәре өчен кунакларга рәхмәтен белдерде. 

Дәрәҗәле кунаклар арасында «Бүген — балалар, иртәгә — халык» проекты җитәкчесе Ольга Буцкая да бар иде. Ул фестивальне югары дәрәҗәдә оештыруда булышканы һәм теләктәшлек күрсәткәне өчен Кукмара районы администрациясенә рәхмәтен белдерде.

«Фестивальгә әзерләнгәндә кайда һәм кемнәр янына барасымны, хезмәттәшләремне нинди яңалыклар көтәсен белдем. Чөнки минем бирегә икенче тапкыр килүем. Сез безгә чын бәйрәм ясадыгыз, бик зур рәхмәт, — диде ул. — Бүгенге чарада башка төбәкләрдә Сергей Михалков исемен йөртүче китапханәләрнең вәкилләре булу бик яхшы. Чөнки карый һәм чагыштыра ала. Кукмара ул үзенчәлекле, уникаль. Сезнең белән күңелле һәм кызыклы, сезгә һәрвакыт киләсе килә. Безнең дуслык алга таба да дәвам итәр дип ышанам». 

Фестиваль язучыларны, шагыйрьләрне, артистларны, музыкантларны, рәссамнарны һәм, әлбәттә, китап укырга яраткан һәркемне берләштерә. Өч көн дәвамында районда әдәбият, сәнгать һәм иҗат дөньясы белән бәйле чаралар үтәчәк. Китапханәләрдә, белем йортлары һәм сәнгать мәктәпләрендә остаханәләр, иҗади очрашулар, спектакльләр, әдәби-музыкаль программалар оештырылачак.

Чаралар географиясе киң: фестиваль Кукмарада гына түгел, ә Нократ Аланы шәһәрендә, Манзарас, Олыяз, Зур Сәрдек авылларында да узачак.

«КВАМ» чемодан-дуэты балалар өчен «Цирк, да и только!» исемле интерактив спектакль тәкъдим итәчәк. Тамашаны Россиянең атказанган артисты Андрей Князьков һәм театр-кино артисты Алексей Мельник иҗат иткән спектакль кече яшьтәге тамашачыларны шатлык, көлке һәм могҗизалы цирк атмосферасына алып кереп китәчәк.

Яшь укучылар танылган язучылар белән очрашачак. Ольга Колпакова үзенең «Морозейка в гостях у Кыш Бабая» программасын тәкъдим итә. Ә Олег Трушин балаларны «Книгу природы» һәм «Тропой счастливого детства» китаплары аша сәяхәткә чакыра.
Фестивальнең төп мәйданчыгы — район Мәдәният йортында «Владимир Высоцкий» исемле концерт программасы уза. Театр һәм кино артистлары Полина Нечитайло һәм Дмитрий Высоцкий әдәби-музыкаль очрашу үткәрә, анда китапның кеше тормышындагы әһәмияте турында фикер алышачаклар.

Фестиваль кунаклары арасында кеше-оркестр Роман Ломов һәм поп-фолк җырчы Ирина Музалева, рәссамнар Наталья Леонова, Ольга Роженок та бар. Без дә алар оештырган мастер-классны карап, рәхәтләнеп иҗат белән шөгыльләнгән балалар янында булдык.

Кукмарадан Тимур Махмудов 3нче урта мәктәптә 8 сыйныфта белем ала. Ул дүрт ел инде сәнгать мәктәбенә йөри, рәсем ясау белән шөгыльләнә. 

— Мин кечкенәдән рәсем ясарга яратам. Элек күбрәк техникадан машиналар кызыксындыра иде, хәзер исә самолет, хәрби техникага өстенлек бирәм. Күренекле рәссамнар белән очрашулар бик кирәк дип уйлыйм. Чөнки без шул юнәлештә күп яңалык, мәгълүмат беләбез. Рәсем ясау ул тынычландыра, рухи байлык бирә, — диде ул.

Кукмарадан Ясминә Шиһапова — күппрофильле лицейның 5 сыйныф укучысы. Аның әле рәсем сәнгате белән кызыксына башлаганына бер генә ел. Әмма шуңа да карамастан ул рәсем сәнгатен үз иткән. Бүгенге мастер-класста да бик теләп катнашам дип белдерде ул. 

Фестиваль 14 ноябрьдә район Мәдәният йортында ябылачак.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев