Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Марзыя Шәфигуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

“95 яшемне каршы алдым, шөкер, бернинди уфтанырлык урыным юк, – ди ул.

Кукмарада яшәүче Шәфигуллина Марзыя Фәйзрахман кызы бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды.  Юбилярны туган көне белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусиналар котлады. Тыл ветеранына Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

…Аш бүлмәсенә чыкса да, балконына үтсә дә, күз карашы тәрәзәгә төшми калмый. Ә аннан Марзыя апа Шәфигуллинаның яшьлеген дә, өлкәнәя барган чорын да хәтерендә яңарттырып, поездларның ашыга-ашыга үткәне күренә. 16 яшеннән алып 56 яшенә кадәр тимер юлга бәйле тормышының искә алырлык чаклары хәтер төпкелендә инде берникадәр җуела төшсә дә, истәлекләрне барлаганда ирен читләренә юк-юкта елмаю куна әле.

Апас районы кызы ул, Дүртөйле авылыннан. Кече яшьтән колхоздагы бар эшне җигелеп тарткан Марзыя, 16 яше тулгач, бер туганыннан тимер юлга эшчеләр җыялар икән, дигән хәбәр алып, җәй көне авылыннан чыгып китә. 1947 ел була бу. Җигелеп тарткан дигән сүзне раслап, бер фактны һич кенә дә әйтми калдырып булмый. Аны, 16 яшьлек кызны, ул киткәч, көзен медаль белән бүләклиләр! Юклы-барлы гына да түгел, лаеклы ялга чыгар вакыты җиткәч, “Хезмәт ветераны” исемен алуга әлеге медаль йогынты ясый.

– Колхозда эш булмаудан түгел, эшләп аргач китәргә булдым. Үгез, ат җигеп эшләп йөргәннәрне искә алсам, ничек курыкмыйча барып тотынганбыз дип гаҗәпләнәм хәзер. Әнкәйнең бик тә укытучы итәсе килгән иде, ә мин инде эшкә бирешеп киттем, – ди ул. – Көлтәләр дә керттек. 70шәр килограммлы капчыклар ничек күтәрелгән? Аларны иң элек колхозның келәт янындагы үлчәүгә салып, аннан соң ат арбасына төяп, 15 чакрым ераклыктагы Каратун станциясенә алып барабыз. Анда арбадан бушатып, янә үлчәтеп, такта баскычлар аша товар вагонына менеп бушата идек.

Тимер юлга эшчеләр җыялар, дигән сүз агач күперләрне бетонга алыштыру эше икән. Бригадалары белән Казанда, Зөядә эшләгәннән соң, Можга, Уфа шәһәрләренә җибәрәләр. Икенче җәйне исә Сазтамак станциясендә поезддан төшеп калып, Зур Кукмарадагы казармага тимер юл аша җәяүләп киләләр. Эш фронты биредәге агач күперне алыштыру булачак икән. Күпер генә түгел, 18 яшьлек кызның тормышы да башкача үзгәрә безнең якларда. Алар казармага килеп керүгә, Зур Кукмара авылы егете, Бөек Ватан сугышында катнашып ике тапкыр яраланган, 25 яшьлек бригадир Галиулла Шәфигуллинның күзе Марзыяга төшә. Урамга чыгып киткән кызны карашы белән озатып, “Бу кызны барыбер алып калам”, – ди фронтовик янындагы хезмәттәшләренә. Ә бу вакытта Марзыяның үз бригадаларында очрашып, сөйләшеп йөргән башка егете бар ләбаса. Ә Галиулла шулай дип әйтә дә үзе Красноярск каласына белемен күтәрергә китеп бара. Октябрь бәйрәмендә Марзыяның егете туган авылына ялга кайтып киткән арада кызны Галиулла ягындагы бергә эшли торган туганнары кунакка дәшә. Шуннан абыйларына Марзыяны алып та калалар. Бер көн дә очрашмыйча, бер авыз сүз алышмыйча, Галиулла белән Марзыя гаилә кора.

– Галиуллага тормышка чыкканыма бер дә үкенмәдем. 1949 елны өйләнештек, – ди үзе дә ипле, сабыр булган Марзыя апа. – 1978 елда лаеклы ялга чыкмас җиреннән 54 яшендә авыруы сәбәпле вафат булды. Аның белән алты бала үстердек. Мин 47 яшемдә алты бала белән тол калдым. Яхшы кеше иде ул. Эчмәде, тартмады, кул белән уйнамады. Тимер юлда бригадир булып эшләде.

Марзыя да тимер юлга эшкә урнаша. Кукмараның эчке эшләр бүлеге янындагы күперне карап тору хезмәте тапшырыла аңа. Аңа кадәр тимер юл эшендә көнлекче буларак булышкан яшь хатын 1957 елдан әлеге хезмәткә штат нигезендә алына.

Моннан 43 ел элек Марзыя апа Шәфигуллина турында Шаһинур Мостафин “Корыч магистраль докторы” дигән исем белән район газетасында язма әзерли. “Гадәттәгечә, иртүк торып, эш коралларын алып, үз карамагындагы тимер юл участогын карарга чыкты ул. Төнлә ул-бу булмаганмы дип, тимер юл күперләрен, рельсларны, аларны тоташтыручы болтларны, светофор сигналы чыбыкларын җентекләп тикшерде. Алыштырасын алыштырды, майлыйсын – майлады. Өстенә сары жилет кигән, уртача буйлы, җыйнак гәүдәле бу тимерьюлчының озын саплы кечкенә чүкеч белән рельсларга суккалап, аларның яңгырашына колак сала-сала, төзекләрен тикшерүе кай ягы беләндер докторлар эшен хәтерләтә иде. Бер уйлаганда, чыннан да, доктор бит ул – корыч магистраль докторы!”

Ничек тәмле, тәэсирле итеп, эш барышын күз алдына китерерлек тасвирлаган язучы Марзыя апаның хезмәтен. Нәкъ менә шулай 30 ел дәвамында намус белән, җиренә җиткереп башкара ул эшен. Моннан тыш, алты бала йөгереп йөргән өен да, каралты-курасын да башкаларга үрнәк итәрлек дәрәҗәдә чиста тотарга, каз-үрдәген үстерергә дә өлгерә.

Бәхетле әби ул Марзыя апа. Күз тимәсен, якыннары һәрдаим янәшәсендә, онык­лары тормышның төрле өлкәләрендәге уңышлары белән сөендереп яши. Әнә, Дубайда яшәүче оныгына кадәр чәчәк букеты белән котлаган .  

“95 яшемне каршы алдым, шөкер, бернинди уфтанырлык урыным юк, – ди ул. – Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән тынычлык та урнашып куйса, яшәү тагын да ямьләнеп китәр иде”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев