Әлеге чара «ФинДом» төзелеш компаниясендә күптәннән килгән күркәм традицияләрнең берсе булып тора.
Шәһәрнең Степан Разин урамында яңа күпфатирлы йорт салына башлау турында хәбәр иткән идек. Сигез катлы, лифт белән җиһазландырылган заманча өйне «ФинДом» төзелеш компаниясе сафка бастыра.
Компаниянең баш инженеры Ришат Гыйләҗев сүзләренә караганда, бүгенге көндә йортның төп төзелеш эшләре тәмамланган.

— Бина тулысынча күтәрелде, хәзер анда эчке бизәү һәм штукатурлау эшләре бара. Әлеге йортта бер, ике һәм өч бүлмәле фатирлар булачак. Шулай ук йорт тирәсендәге территорияне төзекләндерү дә күздә тотыла. Проект буенча мәйдан киртә белән әйләндереп алыначак, яшелләндерү эшләре башкарылачак, ишегалдына керү-чыгу юллары һәм җәяүлеләр сукмаклары салыначак, территория асфальтланачак. Балалар өчен заманча уен мәйданчыгы, өлкәннәр өчен ял итү зонасы булдырылачак, кече архитектура формалары урнаштырылачак. Автомобильләр өчен тукталыш урыны да барлык таләпләргә туры китереп төзеләчәк, — диде баш инженер.
Бүген төзелеш мәйданында корбан чалынды, дога кылынды. Йорт янындагы территориядә казан асылып, учакта сарык итеннән хуш исле шулпа һәм пылау әзерләнде. Сый-нигъмәтләр белән төзелештә хезмәт куючыларны сыйладылар.

— Әлеге чара «ФинДом» төзелеш компаниясендә күптәннән килгән күркәм традицияләрнең берсе булып тора. Объектка нигез салынганда азан әйтелә, ә төзелешнең төп эшләре тәмамланып, йорт сафка баскач, корбан чалабыз. Бу — хезмәтебезнең имин һәм бәрәкәтле булуына теләк белдерү, төзелештә катнашкан кешеләргә рәхмәт әйтү билгесе, — дип билгеләп үтте Ришат Гыйләҗев.
Баш инженер компаниянең киләчәккә планнары белән дә уртаклашты:
— Шәһәрнең Нур Баян һәм Вахитов урамнарында да күпкатлы, лифт белән җиһазландырылган йортлар төзү планлаштырыла, — диде ул. — Күпкатлы торак йорттан фатирларны теләге булган һәркемгә сатып алырга мөмкин, бернинди чикләүләр дә куелмый.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев