Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Герой әтисе» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды

Экспозициядә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан махсус хәрби операция зонасында катнашучы батыр Геройларның әтиләре урын алган.

Бүген район Мәдәният йортында «Герой әтисе» дип аталган республикакүләм күчмә күргәзмә тәкъдим ителде. Әлеге фотокүргәзмә «Геройларның әниләре» проектының дәвамы булып тора. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан махсус хәрби операция зонасында катнашучы каһарман ир-егетләрнең әтиләре урын алган. 

Кукмарада «Герой әтисе» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды

Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, мәктәп укучылары, волонтерлар, Герой егетләрнең якыннары һәм райондашлар катнашты.

Кукмарада «Герой әтисе» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды

«Әлеге проектның тәрбияви әһәмияте бик зур. Илне саклап, аның иминлеге өчен көрәшкән батыр егетләрне онытырга безнең хакыбыз юк. Белем йортларында хәрби юнәлешкә, Геройлар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Патриотик берләшмәләргә, яшъармиячеләргә аеруча зур теләктәшлек күрсәтәчәкбез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, батырларча һәлак булган Геройлар, аларның гаиләләре, якыннары да игътибардан читтә калмый», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Кукмарада «Герой әтисе» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды

40тан артык портрет арасында Герой якташларның әтиләре — Кәшәпов Илсур Шәрәфи улы, Измайлов Марат Илгизәр улы да бар. Илмир Кәшәпов белән Айнур Измайлов икесе дә һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнәләр. 

Кукмарада «Герой әтисе» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды

«Әлеге күргәзмә батыр егетләрне искә алу гына түгел, хәрби-патриотик тәрбия дә булып тора. Илмирга килгәндә, ул кечкенәдән хәрби булу турында хыялланды һәм максатына иреште. Мәктәп елларында хәрби юнәлештәге чараларда гел командир вазыйфасын алып барды, беренче булырга омтылды. Мәктәпне тәмамлагач, Казан танк училищесында укыды, Мәскәүдә хезмәт итте. Районга кайтып, янгын сүндерү-коткару частендә эшләде, Казанның полиция бүлегендә хезмәт куйды. Соңгы елларда ул килешү нигезендә хезмәт иткән иде. Кызганыч, махсус хәрби операция зонасында улыбызның гомере өзелде. Хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы өчен аңа Батырлык ордены бирелде. Илмир истәлегенә елга ике тапкыр футбол һәм хоккей турнирлары үткәрәбез. Ул — мәңге безнең күңелләрдә. Баласын югалткан һәркемгә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен», — дип билгеләп узды Геройның әтисе Илсур Кәшәпов. 

Айнур Измайловның әтисе командировкада булганлыктан, чарада хәрбинең әнисе катнашты, улының балачактан хәрби булу турында хыяллануын билгеләп үтте. 

Кукмарада «Герой әтисе» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды

«Патриотик рухтагы чаралар даими үткәрелеп тора. Бүген без шуның чираттагысына җыелдык. Әлеге фотокүргәзмәне оештыручыларның һәммәсенә зур рәхмәт. Айнур спортны яратты, самбо, татар көрәшенә йөрде. Ул максатчан иде, шуның өчен үз теләгенә иреште дә. Казанның югары танк команда училищесында белем алды. Хәрби буларак, беренче көннән үк махсус хәрби операциядә катнашты. Кызганыч, гомере генә кыска булды аның. Рәхмәт, Айнурны онытмыйлар. Ул укыган мәктәптә, районда да төрле чаралар, хәтер кичәләре уза. Улыбыз 24 ел эчендә үзе артыннан якты эз калдыра алган икән, бу әти-әни өчен дә, башкаларга да горурлык. Бала хәсрәтен беркемгә дә күрергә язмасын», — диде Раушания ханым Измайлова. 

«Бердәм Россия» проекты кысаларында район Мәдәният йортында узучы «Герой әтисе» фотокүргәзмәсе белән 23 мартка кадәр 8.00-17.00 сәгатьләрдә таныша аласыз. Керү ирекле.

Кукмарада «Герой әтисе» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев