Бәйгедә олылар катнаша ала
30 март, шимбә көнне Кукмара Үзәк мәчете бинасында Дога кылучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә олылар катнаша ала. Шарты – татар телендә “багышлау” догасын укып күрсәтү. Ирләр һәм хатын-кызлар аерым төркемнәрдә ярыша. Һәр катнашучының дога кылу вакыты 2 минуттан артмаска тиеш. Бәя бирүче хәзрәт-абыстайлар катнашучыларның дога төзелешенә, тел осталыгына, дини терминнарның дөрес куллануына, доганың үтемле-ихлас булуына игътибар итәчәк. Һәр катнашучыга - истәлек бүләге, бәйгедә җиңүчеләргә исә Диплом һәм бүләк бирелә. Башлана 8 сәгать 30 минутта.
0+
фото: Татар-информ
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев