Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада балалар уен мәйданчыкларын жимерәләр

Әле моннан берничә ел элек ишегалларында балаларга берәр мәйданчык ясап куймыйлар, дигән сүзләрне еш ишетсәк, бүгенге көндә райондашларыбыз ник төзегәннәрдер, барыбер кадере юк, дип сыкрана.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында, халыкның фикерен өйрәнү максатыннан, күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән күп тапкыр очрашулар үткәрелде. 2019 елда Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән узган чираттагы очрашуда 2024 елга кадәр Кукмарабызда янәдән 53 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылуы хакында әйтелгән иде. Бүгенге көндә исә шәһәр эчендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә дәүләт программалары, иганәчеләр ярдәме белән төрледән-төрле матур махсус ял итү урыннары яисә балалар мәйданчыклары булдырылды. Әле кайбер авылларда халык тырышлыгы белән дә салынганнары бар. 

Тик кайбер спорт мәйданчыклары, атынчыклар, эскәмияләр бүгенге көндә ярымҗимерек хәлдә. Алай гына да түгел, аларның торышы көннән-көн күңелне әрнетеп ямьсезләнә.

«Әлеге мәйданчыкны биредә яшәүчеләр исеменнән без күпме сорап йөрдек. Халык җыеннары вакытында гел шул хакта сөйләштек, дисәм дә була. Бер елдан менә дигән атынчыклар, балалар өчен махсус зона барлыкка килде. Кызымның улы балалар бакчасына йөри. Әниләре җитешми, мин бакчадан каршы алам, кайтышлый мәйданчыкта уйныйбыз. Тик соңгы вакытта мәйданчыкка якын килә торган түгел, атынчыкларны ватып бетерделәр, махсус куелган чүп савытлары янында нәрсә генә күзәтмибез. Аннан мондагы авыр искә чыдап булмый. Баксаң, ватып кына да калмыйлардыр, башка эшләрен дә эшлиләрдер, валлаһи. Инде йөрәк елый мондый хәлгә...» - ди өлкән яшьтәге Зөлфия ханым.

Әлеге юньсезлеккә кемнәрнең кулы күтәрелгән? Райондашларыбыздан сораштыра башлагач, кайбер мәйданчыкларда яшүсмерләрнең сыра эчеп, музыка шаулатып, күңел ачканнарын белдек. Билгеле, бу күренеш җитлегеп килүче яшь буынның тәрбиясезлегенә бер ишарә булып тора. 

Үзең төзи белмәсәң, кеше хезмәтенә кагылма, диләр бит. Төзү дияргә генә җиңел. Эшкә тотынганчы күпме норматив документларны өйрәнергә кирәк. Балалар мәйданчыгы закон тарафыннан билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш. Урнаштыру һәрвакыт күп исәпләүләр һәм стандарт кагыйдәләрне үтәү белән бергә бара. Моңа төзелеш күләмнәре, йорттан һәм башка объектлардан ераклыгы, мәйданы, яшелләндерү ысуллары һәм башкалар керә. 

Әлбәттә, мондый күңелсез хәл районыбызда беренче очрак кына түгел. Кукмарабызда халыкка ял итәр өчен һәрдаим махсус зоналар, парклар булдырыла, тик кадере генә юк...
Кукмара мәктәпләренең берсендә укучы яшүсмерләр белән дә сөйләштек. 

«Минемчә, мәйданчыкларда бигрәк тә бернинди түгәрәкләргә йөрмәүче укучылар “ял итә”. Минем сыйныфташлар арасында андыйлар юк. Безнең иртәдән кичкә кадәр буш вакыт калмый, футбол белән шөгыльләнәм, атнага ике тапкыр репетиторга да йөрергә кирәк. Тик безнең күрше йортта торучы берничә егетне беләм. Алар үзләреннән кечерәк малайлар белән гел шул мәйданчыкта. Үземнең ватканнарын күргәнем юк», - диде сигезенче сыйныф укучысы. Үзенең исемен әйтәсе килмәде, ни сәбәпле икәнен аңладым.

Бу сүзләр уйландыра... Дөрестән дә, балаларның, шул чираттан яшүсмерләрнең билгеле бер шөгыле булмаса, игътибар читкә, бозыклыкка юнәлә башлыйдыр. 

Һәрбер мәйданчык янына сакчы да куеп булмый. Шуңа күрә әлеге язма аша әти-әниләргә, әби-бабайларга зур үтенечебезне җиткерәсе килә: балалар булганны ватмасыннар, ә районыбыздагы матурлыкка, төзеклеккә сөенә белсеннәр иде. Чөнки яшь буын ул җимерүче түгел, булганны алга таба камилләштерүче булырга тиеш. 
 
Раниф СӘЛМӘНОВ, «Ремстройсервис» оешмасы җитәкчесе:

Бүгенге көндә балалар уен мәйданчыкларының, ял итү зоналарының әлеге торышы бер дә күңелле түгел. Гаиләдә, шулай ук мәктәпләрдә үткәрелә торган сыйныф сәгатьләрендә бу мәсьәләне күтәрергә кирәк дип уйлыйм. Бер балалар мәйданчыгын җиһазландыру уртача миллион ике йөз мең сумга төшә. Билгеле, ул аз сумма түгел, өстәвенә бәяләр дә һәрдаим артып тора. Балалар уен мәйданчыгы күп фатирлы йортның гомуми милкенә керсә, әлеге мәйданчыкка хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау бурычы идарәче оешмага йөкләнә. Ремонт эшләрен башкарганчы, халык җыены уздырып, тиешле гаризалар язарга кирәк.
 

 

Фото: Йолдыз Гыймадиева, Гөлия Нигъмәтуллина/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев