Соңгы яңалыклар

Кукмара районында команда-штаб өйрәнүләре узачак

Район халкыннан тынычлык саклауны сорыйлар.

13-17 декабрьдә Кукмара районы территориясендә идарә органнары, оешмалар һәм район предприятиеләре белән, гражданнар оборонасы чараларын һәм гадәттән тыш хәлләрне шартлы рәвештә бетерү максатыннан, команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә.

Өйрәнүләргә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча район звеносы көчләре җәлеп ителәчәк, шулай ук халыкка хәбәр итү чаралары кулланылачак.

Район халкыннан тынычлык саклауны сорыйлар.


Нет комментариев